Актанышта 5 гаилә алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын бәйрәм итте
Актанышта Тантаналар залында 22 мартта зур бәйрәм узды. 2024 елда Актаныш, Аеш, Яңа Кадермәт авылларында яшәп алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын каршылаган парларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тәбрик итте. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Районның ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләү, башка райондашларга үрнәк итеп күрсәтү максатыннан 50, 55, 60, 65 ел тату яшәүчеләрне чакырып бәйрәм тантаналарын оештыра.
Бу истәлекле чараның кунаклары - 50 еллык гаилә тарихына ия Ләйсән һәм Мирзахәниф Кадыйровлар, Яңа Кадермәт авылыннан Алмазия белән Мөдәрис Низамовлар, Аеш авылыннан Флүсә һәм Рәфит Ситдиковлар, 55 ел уртак гомер кичерүче Рәфига белән Мөдәллиф Галимәрдәновлар, 65 еллык гаилә тарихына ия Мөслимә һәм Рәзиф Нургалиевлар булды.
Гөлфинә Мөхәммәдиева һәрбер гаиләнең төзелүе, ир белән хатынның уңышлары, балалары турында мәгълүматлар җиткерде. Ярты гасырдан артык гомер юлларын бергә узган апа-абыйлар ЗАГС кәгазенә тагы бер кат имза салып бүгенге көнне мәңгеләштерде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үрнәк парларга бер кеше гомере кадәр бергә матур итеп яшәүләре, тәртипле, җәмгыятькә файдалы балалар, оныклар, оныкчыклар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде:
Балалар, оныклар, күршеләр, авылдашлар өчен дә алтын туйлар олы вакыйга. Бүгенге бәйрәмгә якыннары гаиләләрне берсеннән-берсе матур чәчәк гөлләмәләре белән котларга килгән иде. Изге теләкләре, якты йөзләре, тәмле сүзләре белән алар да юбиляр парларга рәхмәт хисләрен җиткерде.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләре бәхетле язмышлы парларны котлап туган якка, сөйгән ярга мәхәббәт турындагы җырларын башкарды, бәйрәм тантанасы парлы вальс һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Фото: © http://aktanysh-rt.ru/