Саба районы Эзмә урта мәктәбе укучылары кошларга сыерчык оялары ясаган
Саба районы Шәмәрдән участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллин Эзмә урта мәктәбе укучыларына «Калатау» мәктәп урманчылыгы биләмәсендә «Сыерчык ояларын ничек дөрес беркетергә?» дигән ачык дәрес үткәрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
«Иң мөһиме – кошлар өчен торак бакчада яки паркта җирдән 3-4 метрдан да ким булмаган биеклектә, шау-шулы шәһәрдә 8-10 метр биеклектә булырга тиеш. Ояны туры кояш нурлары төшә торган һәм җилле урыннарга куярга киңәш ителми. Оя вертикаль рәвештә, алга авышрак итеп, ботаксыз урынга (яңгыр кермәсен өчен) беркетелә» – дип аңлатты урманчы.
Аннары балалар ясаган сыерчык ояларын агачларга беркеттеләр.
Фото: http://saby-rt.ru/