Начар һава торышы сәбәпле, Татарстанда М12 юлында йөрмәскә киңәш ителә
Татарстан һәм Чувашия территориясендә начар һава торышы шартлары аркасында «Автодор» дәүләт компаниясе машина йөртүчеләрдән «Көнчыгыш» М12 трассасы буенча хәрәкәт итмәүләрен сорады. Хәбәр дәүләт компаниясенең Telegram каналында урнаштырылган.
«Көнчыгыш» М12 трассасында якын тәүлектә Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә явым-төшемсез булачак. Чувашиядә һәм Татарстанда, фаразлар буенча, урыны белән кар явуы дәвам итәчәк. Буран булуы, күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр төшүе ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга көчәюе көтелә», – дип билгеләп үттеләр «Автодор»да.
Әгәр трасса буенча хәрәкәт итүдән баш тарту мөмкин булмаса, автомобильчеләрдән бик игътибарлы булуларын, ашыкмауларын, кискен маневрлар ясамауларын, куркынычсыз дистанция һәм тизлекне саклауларын сорыйлар.
Шулай ук машина йөртүчеләргә трассада мәгълүмат таблоларындагы хәбәрләрне күзәтеп барырга киңәш ителә. Юлда ярдәм кирәк булса, *2323 номеры буенча авария комиссарларын чакырырга мөмкин.