Казанда узачак «Бизнес-ифтар» форумында катнашучылар арасында Гомрәгә юллама уйнатыла
30 мартта Казанда «Корстон» үзәгендә узачак «Бизнес-ифтар» бизнес җәмәгатьчелеге форумында катнашучылар арасында кече хаҗ – Гомрәгә юллама уйнатылачак.
Чараны оештыручыларның берсе, эшмәкәр Айсылу Игнатик бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.
«Безнең хезмәттәшләр барлык катнашучылар арасында Гомрәгә юллама уйнату мөкинлеген бирде. «Tulip travel» оешмасы бер кешелек юллама тәкъдим итте. Быел «Tulip travel» аша мин дә гомрәгә бардым. Һәр кешегә анда барырга телим. Барысы да бик сыйфатлы итеп оештырылган», – диде ул.
Реклама ООО «ИМАН» ERID: 2VtzquxDww3