Миңнеханов: Геополитик вазгыять Татарстан энергетикасына тискәре йогынты ясады
Хәзерге геополитик вазгыять һәм чит ил компанияләренең Россиядән китүе Татарстан өчен кайбер мөһим проектларны тормышка ашыруда тискәре йогынты ясады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссия утырышында әйтте, дип яза республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, чит ил җиһазларын эксплуатацияләү һәм аларга запчастьләр кайтару белән дә кыенлыклар килеп чыккан. Мәсәлән, Казанда өч ТЭЦта да General Electric корпорациясе җитештергән җиһазлар тора, ә бу оешма сервис хезмәте күрсәтүдән баш тарткан.
Моннан тыш, базарда илдә җитештерелгән җиһазларга кытлык килеп чыккан. Беренче чиратта, зур куәтле турбиналар турында сүз бара, диде республика Рәисе.
Шул ук вакытта мондый җиһазларның бәясе чит аналогларына караганда күпкә югары, ә илдә җитештерү куәтләре җитешмәү әзерләү вакыты артуга китерә. Мәсәлән, җиһазларга ихтыяҗ Түбән Кама ТЭЦында яңа куәтләр кертү вакытын өч елга кичектерде, диде ул.
Шул ук вакытта, Татарстанның электр челтәре хуҗалыгында тотрыклы вазгыять күзәтелә. Миңнеханов фикеренчә, республикада челтәрчеләр өчен җиһазлар һәм комплектация җитештерү буенча электротехника кластеры булдырылган. Болар: «Таткабель», «ЭлектроОптима», «ЭнергоИнновации», «Электрощит» заводлары, интеллектуаль приборлар һәм щитлар җитештерә торган «Промэнерго» һәм микроэлектроника һәм югары вольтлы кабельле арматура җитештерү торган технопарк.
Федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш мәсьәләләр дә бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Хәзерге шартларда бу илдә җитештерелгән югары куәтле энергетика җиһазлары кытлыгына да кагыла, дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.