Казанда балалар бакчаларын комплектлаштыру вакытын искәрттеләр
Казанда бу атнада балалар бакчаларын комплектлаштыру башланды. Процесс «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ярдәмендә үткәрелә. Әлеге платформа, балаларны учреждениеләргә юллаганда, чиратны төгәл сакларга ярдәм итә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Балалар бакчаларын комплектлаштыру 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Кайнар линия телефоннары ТР Электрон мәгариф порталында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре сәхифәләрендә урнаштырылган. Шәһәрнең мәгариф идарәсендә шалтыратуларны +7(843)223-22-10 телефоны буенча кабул итәләр.
Ата-аналар сабыйларын балалар бакчасына урнаштыру турындагы гаризаның статусын, мәгълүмат алу өчен язылу рәсмиләштереп, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерә ала. Балалар бакчасына кабул итү вакыты җиткәнче, чираттагы позицияне күреп булмаячак. Әгәр сайтта гаризага «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юлланды» статусы бирелсә, ата-аналарга учреждениегә 30 көн эчендә мөрәҗәгать итү зарур.
Әгәр бала 15 апрельгә кадәр мәктәпкәчә учреждениегә юллама алмаса, ата-аналарга кайнар линия телефоны аша шалтыратырга һәм белгечләр белән берлектә учреждение сайларга киңәш ителә.
Мәктәпкәчә учреждениене үзгәртү, теләгән балалар бакчасын сайлау яки ташламалы документларны раслау мәсьәләләре буенча күпфункцияле үзәккә яки шәһәрнең мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.