Камил Нәҗмиев Экология министрлыгының Кама алды идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама алды территориаль идарәсе җитәкчесе итеп Түбән Кама башкарма комитетының элеккеге башлыгы Камил Нәҗмиев билгеләнде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә идарәнең яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
«Яхшы идарә итү тәҗрибәсе бар», - диде шәһәр мэры. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Камил Нәҗмиев бу вазифада 2013 елдан бирле Кама алды идарәсен җитәкләгән Наил Гариповны алмаштырды. Наил Мәһдиев вазифасыннан киткән түрәгә нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.
Нәҗмиев Түбән Кама башкарма комитетын 2022 елның октябреннән җитәкләде, 2023 елның ноябрендә отставкага китте. Бүген аны яңа коллективка тәкъдим иттеләр.
«Эш күп, ул катлаулы, кызыклы, Кама алды территорясендә яшәүчеләр өчен бик мөһим һәм кирәкле. Сезгә уңышлар телибез», - дип билгеләп үтте мэр.
Фото: Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе