Быел Арча районында Тукай музей-йортында капиталь ремонт ясалачак
Арча районының Кушлавыч авылында Тукай музей-йортында капиталь ремонт ясалачак. Эшнең бәясе 3 млн сумнан артык дип бәяләнә. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан билгеле булды.
1 декабрьгә кадәр бинада ремонт-реставрация, шулай ук территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре була.
Моннан тыш, документлардан күренгәнчә, «Главинвестстрой» Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Казандагы филиалы бинасын, шулай ук Буа районында Түбән Наратбаш һәм Яңа Тинчәле, Чүпрәледә Татар Саплыгы һәм Кукмарада Манзарас авылларында мәдәният йортларын капиталь ремонт үткәрү өчен подрядчы эзли.
Барлык объектлардагы эшләрнең гомуми бәясе, Тукаевлар гаиләсенең музей-йортын да кертеп, якынча 116 млн сум тәшкил итә. Алар Татарстан бюджетыннан финанслана, дип яза «Татар-информ».
Искәртик, музейны реставрацияләү планнары турында 2023 елның көзендә үк билгеле булды. 2026 елда шагыйрьнең 140 еллыгына эшләрне тулысынча тәмамларга планлаштыралар. Документлар тарихи-мәдәни экспертиза узган.