Татарстанда яңгыр һәм +15 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Атнаның беренче көнендә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +11 градуска кадәр, ә төбәкнең көнбатышында +15 градуска кадәр күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән, төнлә кебек, кайбер районнарда томан һәм бераз бозлавык булырга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән юнәлештәге җил секундына 6-11 метр тизлектә исәргә мөмкин, урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана.
Төнлә һәм иртән юлларның кайбер участокларында бозлавык булачак.