Санкт-Петербургта Муса Җәлилгә багышланган лекция була
11 апрельдә Санкт-Петербургның 4нче китапханәсендә «Муса Җәлил: «Мин исән һәм шигърият үлмәде» дип исемләнгән чара була. Чара Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә уза. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Лекция күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең язмышына һәм батырлыкларына багышлана. Лекциягә килүчеләр аның тормышы турында күп кенә кызыклы фактлар белә, шулай ук язучының иҗаты белән таныша ала.
- Муса Җәлил - татар совет шагыйре һәм журналист, хәрби корреспондент. Советлар Союзы Герое, СССР Ленин премиясе лауреаты.
Лекцияне китапханә хезмәткәре Ирина Леднева алып барачак.
Кичә 16:00 сәгатьтә Васильев утравының урта проспектындагы 99/18 йортта (Гавана урамы, 18) була.