Ураза бәйрәме көнендә мәчет яныннан уза торган автобуслар 5.00 сәгатьтә эшли башлый
10 апрельдә, Ураза бәйрәме көнендә, мәчетләр яныннан уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе урынбасары Илгиз Сарманов сөйләде.
«Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан аеның 29нчы көне, аның дәвамында мөселманнар ураза тота. Рамазан ае тәмамлангач, дин тотучыларны исламдагы иң төп һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаете көтә, ул быел 10 апрельдә билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә безнең республикада бу көн эшләми торган бәйрәм көне була», - дип искәртте докладчы. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгәнчә, шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 6.30да Коръән аятьләре укудан башлана. Бу көнне шулай ук 13.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә, Кремль яр буенда һәм Татарстанның Милли китапханәсендә Ураза бәйрәменә багышланган чаралар башлана.
«Шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудырылачак», - диде Сарманов.