Журналист Дарья Златопольская «Мәскәү – Татарстан күпере» IX форумында катнашачак
Россия телевидение алып баручысы һәм журналист Дарья Златопольская «Мәскәү – Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Дарья Златопольскаяны безнең телевидениенең иң үткен һәм интеллигент алып баручыларның берсе дип атыйлар. «Культура» каналында «Белая студия»дә ул күренекле кешеләр белән сөйләшә, ә «Россия 1» каналында «Синяя птица» программасында аның җитәкчелегендә талантлы балалар үз сәләтләрен күрсәтә », - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Форум 13 апрельдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында уза. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чарада Россиянең популяр режиссеры һәм актеры Александр Бәширов, Россиянең Париждагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Ринат Әләүтдинов, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, җырчы Салават Фәтхетдинов катнаша. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.