Казанда Тукайның туган көненә зур программа әзерләнә
Тиздән, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел була. Казанда бу көнгә берничә тематик чара планлаштырылган, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
15 апрельгә шәһәрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Телне укытуның нәтиҗәле ысуллары» циклыннан чираттагы семинар планлаштырылган. Спикер сыйфатында тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы, Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры Алексей Арзамасов чыгыш ясаячак.
16 һәм 17 апрельдә А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәге ел саен үткәрелә торган «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте фестивален кабул итәчәк.
26 апрельдә Пушкин урамындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уза.
Шул ук көнне, 26 апрельдә, Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йортында шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре мотивлары буенча «Апуш дөньясы» театральләштерелгән тамашасы була.
28 апрельдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә тамашачыларны Айдар Ниязов оркестрының «Казан солистлары» лектория элементлары белән концерт программасы көтә.
23-28 апрельдә Татарстан башкаласында викториналар, күргәзмәләр һәм әдәби сәгатьләр белән китапханәара «Казан кичәләре» фестивале узачак.
Моннан тыш, туган тел аенда чаралар сериясе барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә узачак. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр Әмир Мәҗитов музеенда, «Нагорный», «Северный», «Красная Горка», «Кадышево», «Сәйдәш», «Залесный» мәдәният йортларында, Тимер юлчылар мәдәният йортында һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында планлаштырылган.
Апрель аенда шулай ук яңа бушлай эшлекле татар теле курсы башлана. Быел барлыгы дүрт курс планлаштырылган, шуларның икесе җәй һәм көз узачак.
«Татармультфильм» белән берлектә «Әминә» анимацион роликларының яңа чыгарылышлары буенча эш дәвам итә. Мэриянең рәсми каналларында кече яшьтәге балалар өчен татар җырлары белән беренче биш эш урнаштырылган. Хәзерге вакытта роликлар «YouTube»та 6 меңнән артык һәм»„ВКонтакте да 18 меңнән артык карау җыйган», - дип өстәде Гүзәл Сәгытова.
«Үз телем» III конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә, аның нәтиҗәләре буенча татар телен өйрәнүдә иң яхшы проектлар билгеләнә. Җиңүчеләр үзара 2 млн сумлык приз фондын бүлешәчәк.
Моннан тыш, хәзер ел саен үткәрелә торган «Мин татарча сөләйәшәм» акциясен үткәрү урынын билгелиләр.