Оренбург өлкәсендә ун меңнән артык йорт су астында калган
Оренбург өлкәсендә 8 апрель иртәсенә 10 меңнән артык йорт су басу зонасында калган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Шулай ук 18 мең йорт яны участогы су астында калган.
Төбәк хөкүмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә су 311 йорттан һәм 1700 участоктан киткән, аларда барлыгы 1718 кеше теркәлгән.
Элегрәк Оренбург мэрының халыкны ашыгыч рәвештә эвакуацияләнергә чакырганын хәбәр иткән идек. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы саклана.