Фәннәр академиясе Татарстанда мәдәниятнең торышын тикшерергә җыена
ТР Фәннәр академиясе Татарстанда заманча мәдәният торышын комплекслы тикшерергә планлаштыра. Бу хакта республика Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшеренүнең максаты җыелган мәгълүматлар нигезендә төбәктә мәдәният өлкәсен үстерү концепциясен алга таба эшләү булачак.
Фәнни эшләрне уздыруга республика бюджетыннан 1405000 сум акча бүлеп бирелгән, дип ачыклык кертәләр финанс ведомствосында.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Фәннәр академиясе татар телен кулланып, ясалма интеллект тикшеренү үзәге булдырырга тели.