Роскосмос Оренбургта су баскан урыннарны иярченнән төшергән фотоларны күрсәтте
Роскосмос Оренбург өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә су басуны иярченнәрдән мониторинглау барышын күрсәтте. Фотолар дәүләт корпорациясенең телеграмм-каналында урнаштырылган.
Фотоларда Орск һәм башка торак пунктларны, су баскан юлларны күрергә мөмкин.
Фото: © https://t.me/roscosmos_gk
«Оренбург өлкәсенең Краснохолм шәһәрендә 906 йорт территориясе һәм 41 йорт су астында калган. Суның максималь дәрәҗәсе 510 см. Су басу хәле тотрыклылана башлаган һәм су дәрәҗәсе кими», — диелә постта.
Фото: © https://t.me/roscosmos_gk