Лукашенко Путин белән сөйләшүләр үткәрү өчен Россиягә килә
Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Россиягә килә. 11-12 апрельдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очраша, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Дәүләт башлыклары Союздаш дәүләтне алга таба үстерү һәм ике яклы хезмәттәшлек хакында фикер алышырга ниятли. Аерым алганда, алар Союздаш дәүләтнең югары Дәүләт Советы утырышында кабул ителгән карарларның гамәлгә ашырылу барышына бәя бирәчәк. Утырыш гыйнвар ахырында Санкт-Петербургта узды.