Комаров: Язгы ташудан зыян күргән Оренбург халкына оператив төстә ярдәм күрсәтергә кирәк
Язгы ташу вакытында зыян күргән Оренбург халкына оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә кирәк. Кичә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәктә язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Бүген без аэроразведка вакытында язгы ташу китергән зыянның күләмен күрдек. Кешеләргә оператив төстә ярдәм күрсәтү өчен барысын да мөмкин булганча оештырырга кирәк. Бу ведомствоара бәйләнеш, язгы ташудан зыян күрүчеләргә түләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итү, гуманитар һәм шул исәптән Идел буе федераль округы төбәкләре күрсәтергә әзер булган башка төрле ярдәмгә кагыла», - дип искәртте Игорь Комаров.
Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер билгеләп үткәнчә, язгы ташудан зыян күргән Оренбург халкына акчалата ярдәм күрсәтү темпларын көн саен арттырырга кирәк.
Барлыгы 15 меңнән артык гариза килгән, шуның 10,7 меңе – бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм, 4 меңнән артыгы – милектән мәхрүм калган очракта финанс ярдәме. Гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы яки күп функцияле үзәк аша тапшырырга мөмкин – моның өчен «Минем документлар» җирле офислары 4 апрельдән ялларсыз эшли. Язгы ташудан зыян күргән кешеләр чиратсыз кабул ителә.