Түбән Кама телеманарасында Ураза бәйрәме уңаеннан иллюминация кабыначак
Бүген Түбән Кама телебашнясында Ураза бәйрәме уңаеннан иллюминация кабыначак. Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 196 метр биеклегендәге телевышкада «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән язу барлыкка киләчәк.
Бүген Түбән Камада бәйрәмне киң колач белән билгеләп үтәләр. Әйтик, хәзерге вакытта «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә чаралар уза.
Биредә балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, хәләл ярминкә оештырылган, шулай ук 25нче балалар бакчасы һәм «Ихлас» үзәгендә шөгыльләнүче балаларның чыгышларын тамаша кылырга мөмкин.
Иртәнге гает намазына түбән камалылар гаиләләре белән килде. Үзәк мәчет теләгән һәркемне сыйдыра алмады, шуңа күрә урамда да намаз укыдылар.
Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте.