Рамил Төхвәтуллин «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү процедурасында катнашачак
Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле Рамил Төхвәтуллин алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев яза.
«Алдан тавыш бирү - югары демократик процедура. Монда кандидатны халык, сайлаучы үзе сайлый. Минем өчен бу зур һәм гадел имтихан. Процедура кешеләрне нинди проблемалар борчыганын аңларга һәм алар белән актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү мөмкинлеге бирә. Әгәр мин Дәүләт Советы депутаты итеп сайланырга лаеклы дип табылсам, гражданнарның конституцион хокукларын яклауны дәвам итәм. Партия линиясен алга этәрәчәкмен - «Бердәм Россия»нең халык программасы кысаларында зур эш башкарырга кирәк була. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгеч буларак, закон чыгару эшчәнлегендә дә файда китерә алам, дип саныйм», - диде Рамил Төхвәтуллин.
Ул белдергәнчә, депутат өчен иң мөһиме - кешеләрне аңлау, аларның чын тормышын белү.
«Мин инде биш ел Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында эшлим. Эшчәнлегемне нәкъ менә монда дәвам итәсем килә», - диде Рамил Төхвәтуллин.
Искәртик, алдан тавыш бирү процедурасы «Бердәм Россия» партиясеннән республика парламентына сайлауда катнашырга планлаштыручының барысы өчен дә мәҗбүри. Кандидатларны сайлау 20 майдан 26 майга кадәр рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән уза. 27 майга процедурага йомгак ясау планлаштырыла.