Казанда БРИКС Уеннарының талисманы итеп леопард Бриксик сайланды
Леопард Бриксик Казанда БРИКС Уеннарының талисманы булачак. Бу хакта Мәскәүдә «Без бергә. Спорт» форумында Татарстан Спорт министрлыгы җитәкчесе Владимир Леонов сөйләде.
«Ябылу тантанасы бездә булмаячак, чөнки республикада Сабантуй бәйрәме була, без милли күңел ачулардан һәм зур спорт вакыйгаларыннан симбиоз булдырачакбыз», - дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.
Халыкара ярышлар Татарстан башкаласында 12-23 июньдә узачак. Билгеле булганча, аларда 50 илдән спортчылар катнаша, шул исәптән БРИКСның барлык әгъзалары да.