«Татфондбанк» кредиторлары белән исәп-хисапларга тагын 950 млн сум акча юнәлдерелә
«Татфондбанк» ГАҖ кредиторлары белән исәп-хисапларга тагын 950,2 млн сум юнәлдереләчәк. Түләүләр 19 апрельдән бирелә башлый. Бу турыда Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр итә.
Әлеге акчаны исәпкә алып, махсус реестрдагы беренче чираттагы кредиторларының таләпләре 62,35 процентка канәгатьләндерелер дип көтелә.
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аныклаганча, сумма банк милкен сатудан кергән акча һәм заемщиклары бурычларын каплау хисабына бүлеп бирелгән.
Искәртик, узган юлы, 2023 елның декабрендә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы түләүгә якынча 1,1 млрд сум бүлеп биргән иде.