Казан мэриясе татар теле укытучылары өчен быел тагын бер семинар үткәрәчәк
Киләсе атнада, 15 апрельдә, Казан мэриясе татар теле укытучылары өчен быел икенче семинар үткәрәчәк. Анда татар теленә өйрәтү методикасы, шулай ук 27 китап һәм 170 тән артык фәнни хезмәт авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинарның максаты – укытучыларны телне өйрәнүнең заманча һәм нәтиҗәле ысуллары белән таныштыру. Ул «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле ысуллары» циклы кысаларында узачак.
Чара Ю.Әхмәтҗанов юлы, 9 нчы йорт, 2 нче корпус адресы буенча урнашкан 11 нче күппрофильле лицейда 13:30 сәгатьтә башлана. Теркәлү өчен 13:00 сәгатькә килү зарур.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның беренче семинары 25 гыйнварда оештырылды. Анда 650 кеше катнашты, алар арасында тәрбиячеләр, методистлар һәм татар теле укытучылары бар иде. Чараның спикеры мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров булды.