Лениногорскиның кашыкчылар ансамбле үзләрен таныта башлады
2023 елның февралендә Лениногорск ветераннар советы каршында «Хорошее настроение» ансамбле оеша. Ансамбль составында 6 хатын-кыз һәм 4 ир-ат. Ансамбльне Иске Иштирә ветераннар советы рәисе Гөлнур Низамова оештырган. Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьевка Гөлнур ханым үзе тәкъдим иткән. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Әле күптән түгел ансамбль «Балкыш» фестиваленең зональ этабында ансамбль беренче тапкыр чыгыш ясады.
«Безнең репертуарда татар, рус көйләре, җырлары. «Балкыш»та без инструменталь ансамбль номинациясендә чыгыш ясадык. Безнең төп музыка коралыбыз – ул кашыклар иде. Бу жанрда бердәнбер булдык», - ди Гөлнур Низамова.
«Балкыш»тан кайткач, «Хәтер сөйләсен» муниципаль конкурсында катнашып, 2 урын алганнар.