Питрәч районы башлыгы Татарстанның Беларусьтагы вәкиллеген җитәкләячәк
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Татарстанның Беларусьтагы вәкиллеген җитәкләячәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Искәртик, Кашапов районны 2018 елдан бирле җитәкли.
Быел Татарстан Беларусьта үз вәкиллегеның эшен яңадандан башларга ниятләве турында хәбәр ителгән иде.