Татарстан сәламәтлек саклау министры Кукмара районында эш сәфәрендә булды
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин эш сәфәре белән Кукмара районында булды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.
Министр район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, төбәкара клиник диагностика үзәгенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин белән берлектә медицина советының утырышында катнашты. Ул Кукмара районы үзәк хастаханәсенең 2023 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2024 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Утырышта район үзәк хастахәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин медицина учреждениесенең эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул эшчәнлекнең төп күрсәткечләре белән таныштырды, 2024 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук санлы трансформация буенча баш табиб урынбасары Раниф Әгъләмов, оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урныбасары вазифаларын алып баручы Руслан Димитриевларның да докладлары тыңланды.
Очрашуда алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин поликлиниканың авыруларны кабул итү һәм диспансерлаштыру пунктларында булды.
«2023 елның статистикасы буенча сез алдыгызга куелган максат һәм бурычларны уңышлы гына башкарып чыга алдыгыз. Үлем-китемнәр санын киметүдә уңышлар. Бу район үзәк хастаханәсенең һәм беренчел звеноларның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли. Әлбәттә, кимчелекләр, проблемалар да юк түгел. Аларны үзвакытында хәл итәргә кирәк», — диде министр.
Фото: © Алсу Сәләхетдинова/«Хезмәт даны»