Иран Израильдә операция тәмамлануы турында белдерде
Иран, Дамасктагы консуллыгына һөҗүмгә җавап итеп, Израильгә ясаган зур һөҗүмен тәмамлады, дип хәбәр итә РИА Новости.
Израильгә ракеталар һәм пилотсыз очучы аппаратлар (БПЛА) җибәрү турында хәбәрләр Мәскәү вакыты белән төнге уникегә кадәр үк чыга башлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, Тегеран 36 канатлы ракета, 110 «җир-җир» класслы ракета һәм 185 пилотсыз очучы аппарат җибәргән. Ракеталарның күпчелеге Израильдән читтә бәреп төшерелгән. Һөҗүмне АКШ һәм Бөекбритания хәрбиләре дә кире кайтарган, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Эшне тәмамланган дип санарга була», — диелә Ислам Республикасы даими вәкиллеге комментариендә.
Иран төбәктә эскалация яки конфликтка омтылмавын, әмма Израильнең хәрби агрессиясе очрагында тагын да көчлерәк һәм тәвәккәлрәк җавап бирәчәген ассызыклаган.
1 апрельдә Сирия Саклану министрлыгы Израиль һава көчләренең Дамаскта Иран генераль консуллыгына авиаһөҗүм ясавы турында хәбәр итте. Бу бинада шулай ук Сирия Гарәп Республикасы Илчесе Хөсәен Акбари резиденциясе булган – аңа зыян тимәгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.