Рөстәм Миңнеханов: Без Ислам дөньясыннан зур хуплау күрәбез
Россия, шул исәптән Татарстан да, Ислам дөньясыннан зур хуплау күрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү — Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта яза.
«Без Ислам дөньясы белән актив эшлибез. Безнең экспорт контрактлары бар. Бу бик перспективалы юнәлеш, яшьләр дипломатиясе үсеш ала», — диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия дөньядагы катлаулы вазгыять аркасында авыр чор кичерә. «Аның каравы, кемнең безнең белән, ә кемнең безгә каршы булуын беләбез. Безнең шатлыкка, Ислам дөньясының үз позициясе бар. Мондый очракта безнең өчен дус һәм партнерларыбыз булу мөһим», - дип ассызыклады ул.
ТР Рәисе сүзләренчә, «тарих кемнең илебез өчен дус, ә кемнең дошман булуын күрсәтте». «Чынлыкта безнең дошман булганнар дошман булып калды. Без генә аларны дус һәм партнерлар дип уйладык», — дип нәтиҗә ясады ул.