Киров өлкәсендә төбәкара «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале узган
13 апрельдә Киров өлкәсе Кызыл Алан бистәсендә III Төбәкара «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.
Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь крае, Курган, Киров өлкәләреннән барлыгы 67 гариза кабул ителде. Фестиваль кысаларында сәхнәдән төрле номинациядә 43 чыгышка бәя бирелде. Иҗат сөючеләр үзара дусларча көч сынашты, диелә хәбәрдә.
Гран-прига Кукмара районыннан Гөлшат Ризванова һәм Киров өлкәсе «Ак калфак» фольклор коллективы лаек булган.