Оренбургта су басу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итү өчен Казаннан мобиль отряд китте
Оренбургта су басу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтү өчен, бүген Казаннан ТР җыелма мобиль отряды китте. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча Оренбург шәһәренә 52 кешедән, 10 техника берәмлегеннән, 6 йөзү чарасыннан торган, кирәкле кораллар һәм су суырту өчен мотопомпалар белән комплектланган җыелма мобиль отряд җибәрелде», – дип билгеләп үтте башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләреннән тыш, отряд составында республика эзләү-коткару хезмәте коткаручылары һәм Татарстан янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре дә бар.