Әлмәт хокук сакчылары әни кешегә урланган балалар коляскасын кайтарган
Агымдагы елның гыйнвар башында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча кизү дежур частена 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Яшь әни хәбәр иткәнчә, подъезддан аның 64 меңлек балалар коляскасы югалган.
Урынга тикшерү-оператив төркем чыга. Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында җинаятьче ачыклана. Ул элек хөкем ителгән 48 яшьлек Әлмәт кешесе булып чыга. Кирәкле тикшерү эшләре үткәрелгәннән соң полиция хезмәткәрләре колясканы әни кешегә кайтара.
Тоткарланган ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.