Татарстан кызы Гөлүсә Галиева Сербиядә бокс буенча Европа чемпионатында чыгыш ясаячак
Татарстан бокс мәктәбендә шөгыльләнүче Гөлүсә Галиева (50 кг авырлык категориясе) 18 апрельдә Белградта (Сербия) старт алачак бокс буенча Европа чемпионатында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак. Хатын-кызлар – 12, ир-атлар 13 авырлык категориясендә көрәшәчәк.
«Татарстан боксчылары инде 33 ел Европа чемпионатында катнашмады. Һәм, әлбәттә, без Арча кызы Гөлүсә Галиеваның бу турнирда чыгыш ясау хокукына ия булуына бик шат. Бу факт яңарыш булуын һәм Татарстан боксының соңгы арада тотрыклы рәвештә үсүен тагын бер кат исбатлый. Бу чемпионат шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызларның бер үк вакытта Иске Дөнья алтыны өчен көрәшүе белән дә кызыклы», - диде ТР Бокс федерациясе президенты, РФ Бокс федерациясе генераль сәркатибе урынбасары Сергей Игнатьев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ир-атлар арасында бокс буенча Европа чемпионаты быел инде 46 тапкыр үткәрелә. Алдагы турнир 2023 елда Польшаның Катовице шәһәрендә узган иде. Хатын-кызлар чемпионаты быел исәп буенча ундүртенчесе генә булачак.