Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчетен карады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Биредә Милли Шура рәисе Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчетен карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2017 елның апрелендә төзелә башлаган «Җума Җами» мәчете Симферопольнең Көньяк биеклегендә, сусаклагыч районында урнашкан. Мәчет бинасы 37х37 метр зурлыкта, гөмбәзе 28 метр биеклектә. Мәчетнең дүрт манарасы бар, аларның һәрберсенең биеклеге 50 метр. Мәчетнең төп бинасы 3 меңнән артык кешене сыйдыра алачак.