Казандагы БРИКС Уеннарында альянсның спорт министрлары саммиты узачак
Казанда 21-24 июньдә БРИКС Уеннары вакытында берләшмәнең спорт министрлары саммиты узачак. Актуаль проблемалар һәм киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР Спорт министры Владимир Леонов.
«Бу БРИКС Уеннары кысаларында узачак аерым эшлекле программа булачак. Без әле көн тәртибен формалаштырабыз, ул бүгенге көндә булган актуаль мәсьәләләргә һәм проблемаларга нигезләнәчәк», - дип аңлатты спорт ведомствосы башлыгы.
Моннан тыш, барлык министр һәм спортчыларны Татарстан мәдәнияте белән таныштырыр өчен Сабантуйга чакырачаклар, дип нәтиҗә ясады Леонов.