Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжында 27 милләт вәкиле укый
А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжында «Мин, син, ул — бергә тату ил» исемле милләтләр дуслыгын данлаган, гаилә кыйммәтләрен пропагандалаган чара үткәрелде.
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжында 1200 студент укый. Биредә укыган барлык 27 милләт студентлары бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә булуларын да ассызыклап үтте педагогик коллектив. «Мин, син, ул — бергә тату ил» чарасында татар, рус, әзербайҗан, төркмән, үзбәк, таҗик, чечен милләтеннән булган студентлар милли ризыкларын, мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мин, син, ул — бергә тату ил» чарасында 1 курс студентлары катнаша, алар арасында 7-8 милләт вәкилләре бар. Уку йортында булчак механик, техник өлкә белгечләре белем ала. Мондый чараны беренче тапкыр үткәрергә булдык. Катнашучы студентлар үзләренең милли үзенчәлекләрен күрсәтәләр. Студентларыбыз бик тату, бер-берсен хөрмәт итәләр», – диде Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Мөлекова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чара ике этаптан торды. Төрле халык ашларыннан торган өстәл янында – дегустация өлеше. Биредә төрле милли ризыкларны: долма, пылау, пәхлава, бавырсак авыз итеп карау мөмкин иде. Милли ризыкларны студентларга якыннары, ата-аналары әзерләшкәнен әйттеләр. Алга таба чыгыш ясаучы яшьләр үзләренең халык гореф-гадәтләре, туган яклары хакында сөйләделәр. Үзләренең генә туган җирләренә хас булган традицияләрне презентацияләр аркылы күрсәттеләр. Төрле телләрдә җырлар, милли биюләр башкардылар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ахырдан сүз А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжы директоры Кәдрия Сибгатовага бирелде. Ул – чара вакытында студентларның чыгышлары өчен горурлык хисләре кичергәнен белдерде, теләкләрен җиткерде. Шулай ук колледж директоры чараны оештыручыларга, катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.