Әгерҗе территориаль иҗтимагый үзидарәсе 1 миллион сумлык грантка ия булды
Әгерҗедәге «Уңайлы ишегалды» территориаль иҗтимагый үзидарә 2023 елдагы эш нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә җиңү яулап, 1 миллион сумлык грантка ия булды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Любовь Овсянниковага әлеге бүләкне «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.
Фото: © http://agryz-rt.ru/