Бөек Ватан сугышында катнашкан Әлмәт кешесе 103 яшен билгеләп үтте
Әлмәт районында яшәүче Анна Панкратова 103 яшен билгеләп үтә. Аны котларга Татарстан вице-премьеры, республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Анна Серафимовна Каськи авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаша. Һава сакланышы гаскәрләрендә хезмәт итә. Прагага барып җитә, анда ул контузия ала. Ул Җиңүне госпитальдә каршылый. Гомер буе Россия башкаласындагы «Москвич» заводында эшли.
Панкратова ике бала тәрбияли. Аның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Хәзер ул кызы һәм оныгы белән яши.