Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыклардагы язгы кыр эшләре барышы белән танышты
Актаныш районында быел 59215 га мәйданда чәчү эшләре башкарылачак. Бүген район җитәкчелеге хуҗалыклардагы язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
18 апрельгә 5592 га көзге, 4531га күпьеллык культуралар минераль ашлама белән тукландырылды. 4844 га мәйданда дым каплату эшләре башкарылды. «Әнәк» агрофирмасында, Нур Баян исемендәге «Саф», «Тамыр» хуҗалыкларында эш яхшы оештырылган.