Владимир Путин Чаллы мэрын Дуслык ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләргә», - диелә хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган документта.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Путин «Мәскәү Кремле» Дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы генераль директоры, космонавт Юрий Гагаринның кызы Елена Гагаринаны III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены белән бүләкләгән иде.