Суд Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт турындагы эш буенча кулга алды
Бүген Чаллы суды Татарстанның Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка карата чик кую чарасын билгеләде. Аны 18 июньгә кадәр ике айга тикшерү изоляторына озаттылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Камаевның башка җинаятьләрдә дә катнашы булуы мөмкин, шуңа күрә алар судтан Камаевны тикшерү изоляторына озатуны сорады.
«Гаебемне танымыйм», - диде Фаил Камаев процесста.
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
Тикшерүчеләр фаразлаганча, 2022 елда Фаил Камаев коммерция оешмасы вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык күләмдә ришвәт алган. Район башлыгы әлеге суммага район объектларында төзелеш эшләре алып бару өчен подряд килешүләре төзүдә фирмага ярдәм күрсәткән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, законсыз эшчәнлекне тикшерүчеләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклаганнар.
Ришвәт алу турындагы маддә буенча максималь җәза 15 елга иректән мәхрүм итүгә кадәр җитәргә мөмкин.