Песошин Мәләкәс аръягында трамвай тармагы төзү турында: Сорау ябылмады, әмма кичектерелде
Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы микрорайонында яңа трамвай тармагы төзү мәсьәләсе әлегә кичектерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 53 утырышында хәбәр итте.
«Хәзер бу мәсьәләне хәл итү бара. Хәзер шактый җитди вакыт, кертелгән һәр сум максималь нәтиҗә бирергә тиеш. Әлегә без яңа автобуслар сатып алу хисабына транспорт челтәрен арттыру белән чикләндек. Трамвай линиясе мәсьәләсе әлегә ябылмады, әмма берникадәр вакытка кичектерелде», – диде ТР Хөкүмәте башлыгы. БУ турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Проектның гамәлгә ашырылуы турында Песошиннан депутат Николай Атласов кызыксына. Ул билгеләп үткәнчә, Мәләкәс аръягында трамвай линиясе төзү буенча кирәкле документлар бар.
«Проектны тормышка ашыруда сезнең ярдәмегез кирәк. Трамвайлар паркын яңарту һәм Татарстанда яңа линияләр төзү буенча республика программасы эшләнерме?» – дип сорады парламентарий.