Путин: Җирле үзидарә органнарына мөһим һәм җаваплы миссия йөкләнгән
Россия Президенты Владимир Путин муниципалитет башлыкларын һәм депутатларын, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, илебездә әлеге институтның бай тарихы бар, ул 1785 елның апреленнән башлана – шул айда Екатерина II шәһәрләргә Жалованье грамотасын имзалый.
Путин искәрткәнчә, бүген җирле үзидарә органнарына мөһим һәм җаваплы миссия йөкләнгән, шәһәрләрнең социаль инфраструктурасын камилләштерү, авыл территорияләрен төзекләндерү һәм гражданнарны борчыган проблемаларны хәл итү күбесенчә аларның нәтиҗәле эшенә бәйле.
«Биредә без сезнең – муниципаль хакимиятнең барлык звенолары хезмәткәрләренең профессионализмына, сизгерлегенә һәм битараф булмавына, якташларның тормышын яхшы якка үзгәртү омтылышына исәп тотабыз», - диде Президент.
Ул әһәмиятле иҗтимагый инициативаларга активрак теләктәшлек күрсәтергә, кешеләрнең туган шәһәрләре һәм бистәләрен үстерү, проект һәм программаларны гамәлгә ашыруда өстенлекләрне билгеләүдә катнашуы өчен шартлар тудырырга чакырды.