Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы отряды Оренбургта су суыртуны дәвам итә
Татарстан Республикасы мобиль отряды Оренбургта су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Әле кичә генә коткаручыларның ун төркеме мотопомпалар белән 2506 кубометр су суыртты. Шул рәвешле, 14 йорт хуҗалыгы һәм ике урам территориясе судан азат ителде.
20 апрельдән башлап 83 йорт хуҗалыгы һәм ике урамнан барлыгы 9079 кубометр су суыртылган.
Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР бүлеге
Искәртеп узабыз, Татарстанның 52 кеше, 10 берәмлек техник һәм 6 йөзмә чарадан торган мобиль отряды Оренбург өлкәсенә су басу нәтиҗәләре белән көрәшү өчен килде. Аларның һәркайсы су суырту өчен кирәкле корал һәм мотопомпалар белән тәэмин ителгән.