Бүген Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Татарстан стендында төрле чаралар була
Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) 75нче павильоны конгресс-үзәгендә «Илкүләм өстенлекләр көне. Озын һәм актив тормыш: Спорт» чарасы уза.
ТР Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге чара вакытында Татарстан Республикасы стендында төрле промо-активлыклар оештырылачак. Шулай ук бу көнне БРИКС илләре спорт уеннары турында видеороликлар күрсәтеләчәк, Уеннарның анимацияләнгән маскоты медиаөслекләрендә Бриксик кушаматлы Леопард һәм Уеннар турында контент урнаштырылачак.
Искәртеп үтәбез, БРИКС илләре Уеннары Татарстан башкаласында 12-23 июньдә уза. 23 апрельдә халыкара турнир дисциплиналарына беренче билетлар сатуга чыкты.
ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, билетлар спорт гимнастикасы, фехтование, йөзү, ушу, көрәш, самбо, синхрон йөзү, бадминтон, каратэ, суга сикерү, дзюдо, спорт көрәше һәм билбау көрәше турнирларына сатыла. Май аенда исә башка дисциплиналарга – барлыгы 20 спорт төренә билетлар сатыла башлый. Ярышлардан тыш, тамашачыларны мәдәни программа, танылган атлетлар катнашында сессияләр һәм интерактив шоу көтә.