Миңнеханов Россия венчур фондлары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур фондлары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Очрашуда РВК генераль директоры Анатолий Браверман, «Яңа индустрия» венчур фондының идарәче директоры Илья Гольдт катнашты.
Яклар заманча венчур инвестицияләү базарының торышы, венчур фондлары эшендә яңа тенденцияләр һәм юнәлешләр турында фикер алышты.
Россия венчур форумы чираттагы тапкыр алдынгы тәҗрибә уртаклашу, икътисадның төрле өлкәләрендә инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы платформа булды.