Теләчедә җирне сөрмичә чәчү кампаниясе бара
«2020 елдан «Август Агро» хуҗалыкларында «No-Till» технологиясе буенча җирне эшкәртмичә чәчәләр. Бу финанс яктан да, мул уңыш өчен дә отышлы алым», – ди баш агроном Алмаз Идрисов.
Теләче районындагы « Август Агро» предприятиесенең 10 мең гектар чәчүлек җире бар. Әлеге хуҗалык күбрәк орлыкчылык белән шөгыльләнә. Биредә терлек асрамыйлар. Чәчү кампаниясе барышы белән «Татар-информ» хәбәрчесе дә танышып кайтты.
Басулардагы эшләрне баш агроном даими тикшерә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Быел көзге бодай – 3157, язгы бодай – 1720, борчак – 2116, рапс – 1710, майлы җитен – 380 һәм күпьеллык үләннәр 290 гектар мәйданында чәчелә. Агымдагы елда бу хуҗалыкта 1 категорияле орлыкчылык комплексы үз эшен башлады», – дип сөйләде агрохолдингның көньяк-көнбатыш районнары буенча баш агрономы Алмаз Идрисов.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Әйтергә кирәк, белгечләр билгеләвенчә, Аргентинада киң таралган «No-Till» чәчү технологиясе белән чәчүне хуп күрәләр. Бу технология нигезендә җирне бөтенләй сөрмиләр, урылган культураларның сабаклары да кала. Болай дым бик яхшы саклануын ассызыклыйлар. Чәчү барышында ашлама кертү дә бара.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Механизатор Илһам Фатыйхов авыл хуҗалыгы тармагында 36 ел эшләвен билгеләде. Ул авыл хуҗалыгы өчен сынаулы еллар булса да, яшьләр килүен, эшкә өйрәнүләрен тели. «Авылда тугач һәм үскәч, шәһәргә китәсем килмәде. Эшләгән кешегә эше дә, акчасы да җитәрлек авыл җирендә. Якыннарым да авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләделәр. Хәзер техника заманча, бик яңа. «CLAAS» тракторында эшлим, бер кыенлыгы да юк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Заман таләпләренә туры килгән техникада цифрлы экраннар кулланыла. Анда чәчү траекториясе, күпме чәчелгән булуы, техника төзеклеге ачыктан-ачык күренә.