Нижневартовскида Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган концерт булды
Нижневартовскида Пушкин исемендәге 1нче лицейның актлар залында Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган концертта 500ләп кеше катнашты. Аны Милли мәдәниятләр үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар халкының бөек шагыйре туган көне уңаеннан Пушкин исемендәге лицейда аның шигырьләрен укыдылар һәм җырлар башкардылар.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра татарлары мохтарияте исеменнән Рафаил Мөхәммәтҗанов концертта катнашучыларны котлады
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан уздырылган концертта 2нче балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары, Милли мәдәниятләр үзәгенең «Шатлык» татар-башкорт халык ансамбле, А.С.Пушкин исемендәге 1нче лицейның иҗат коллективлары катнашты. Тамашачылар саны 500дән артык иде, алар арасында төрле сыйныф һәм милләт укучылары, укытучылар, ата-аналар булды, диелә хәбәрдә.