Хәйрия концертында Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 2 млн сумнан артык акча җыелды
Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда узган хәйрия концертында «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 2 млн сумнан артык акча җыелды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Әлеге сумманы сәхнәдән Чаллының мактаулы гражданины Дени Абрамашвили шәһәр мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга тапшырды. Искәртергә кирәк, концерт та аның инициативасы белән оештырылды.
Концертта Чечен Республикасының халык коллективлары һәм солистлары, Чаллының танылган артистлары катнашты, диелә хәбәрдә.