Апрельнең соңгы көнендә Татарстанда 20 градуска кадәр җылы була
Бүген, 30 апрельдә, Татарстанда элек урнашкан салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр (Казанда көндез явым-төшем көтелми) күзәтелә.
Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр булган җил вакыт узу белән юнәлешен көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка үзгәртә. Көндез кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, ул кабат 14 метрга кадәр көчәячәк.
Төнге салкыннардан соң төбәк территориясендә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 15-20 градуска кадәр (Казанда +18-20 градус) җылына.