Яшел Үзән районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат үлгән
Яшел Үзән районында үлемгә китергән янгын булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бүген иртән Луковское авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. 32 квадрат метр мәйданлы бер катлы йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр 60 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.
Янгынның сәбәбен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгели. Фаразлар арасында электр җиһазларында кыска ялганыш килеп чыгу булуы әйтелә.